Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

«Романтик» лагерындагы ял шартларын, туклану сыйфатын һәм педагоглар эшен тикшерделәр

Балалар үз-үзеңне контрольдә тоту күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән практик биремнәрдә катнаштылар

Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы, Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Илгизәр улы Зиатдинов, медицина реабилитациясе буенча баш табиб урынбасары Светлана Александровна Сенёк һәм учреждениенең психологы Лия Олеговна Бодрова килделәр.

Балаларның җәйге ялын оештыру юнәлеше белән якыннан танышу максатыннан, белгечләр “Романтик” лагерында булдылар, лагерьда тәүлеклек яшәү шартларын, туклану сыйфатын, ял итүне оештыруны һәм педагогик составның эшен шәхсән бәяләделәр.

Моннан тыш, 12 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр өчен, медицина белгечләре тарафыннан, “Агрессив тәртип: сәбәпләре һәм төзәтү ысуллары” темасына кызыклы лекция-тренинг оештырылды. Чара барышында табиблар төрле киеренке хисләрнең асылы турында сөйләделәр, эмоцияләр белән идарә итү серләрен уртаклаштылар һәм конфликтларны конструктив рәвештә хәл итү юлларын аңлаттылар. Шулай ук лагерьда ял итүче балалар үз-үзеңне контрольдә тоту күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән практик биремнәрдә дә катнаша алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев