Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде
Полиция подполковнигы Фәнис Газизуллин эчке эшләр органнарында 1994 елдан бирле хезмәт итә
Фәнис Газизуллин Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге башлыгы итеп билгеләнде. Кичә Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев аны коллективка тәкъдим итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Министр урынбасары Фәнис Газизуллинның бүлек җитәкчесе сыйфатында эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән яңа карарлар тәкъдим итәчәгенә ышаныч белдерде.
Полиция подполковнигы Фәнис Газизуллин эчке эшләр органнарында 1994 елдан бирле хезмәт итә. Аның һөнәри эшчәнлеге Балтач районы белән бәйле, ул анда төрле елларда җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә һәм участок уполномоченныйлары хезмәтендә эшләгән. Бу кәнәфине биләгәнче Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге полиция башлыгы – бүлек башлыгы урынбасары вазифасын башкарган.
Фото: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев