Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады

«Халыкара туган тел көне белән! Һәр телдә халыкның җаны чагыла. Туган телебезне саклыйк», - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында язылучыларны Халыкара туган тел көне белән тәбрик итте. Ул истәлекле датаны Казанда узучы «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры белән бәйләп котлады.

Республика җитәкчесе видеоролик та урнаштырган, аның геройларына туган телне куллану көч бирә һәм нәтиҗәдә фиджитал-турнирда җиңү алып килә.

«Халыкара туган тел көне белән! Һәр телдә халыкның җаны чагыла. Туган телебезне саклыйк», - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм республика халыклары Ассамблеясы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның татарстанлыларны Халыкара туган көне белән котлавы хакында хәбәр иткән иде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-tatarstan-xalkyn-xalykara-tugan-tel-kone-belan-kotlady-5883474

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев