«Сосна чабатасы» фильмын тәкъдим итәчәкләр (видео)
Көн темасы

«Сосна чабатасы» фильмын тәкъдим итәчәкләр (видео)

Элек чабатаны ир-атлар гына биегән.

4 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсенең MOÑ мәйданчыгында «Сосна чабатасы» фильмын тәкъдим итәчәкләр, дип яза «Татар-информ».

«Бу кичә Татарстанга билгеле булган чабата биюенә багышлана. Аның үзенчәлеге – ритмда. Кичәдә фильм, бию перформансы була һәм чабата биюен биергә өйрәтәләр. «Сосна чабатасы» фильмын төшергән төркем әлеге бию аеруча популяр булган авылларның берсе – Балтач районындагы Түбән Сосна авылына барды. Сүз уңаеннан, элек чабатаны ир-атлар гына биегән», – дип хәбәр итә чараның оештыручылары.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Сосна чабатасы

Нет комментариев