Чит җирдә туган яклар бик сагындыра. Ә мондый җылы хатлар аеруча кадерле була, алар аны көтеп алалар икән.
СВОдан ялга кайткан егет Балтач мәктәбе укучысы Мәрьям Җәләева янына килгән.
Мәрьям «Солдатка хат» акциясендә катнашкан булган һәм ул хат Инсафның кулына эләккән булган. Егет ялга кайткач, кызга хаттагы җылы сүзләре өчен рәхмәт әйтергә килгән.
Чит җирдә туган яклар бик сагындыра. Ә мондый җылы хатлар аеруча кадерле була, алар аны көтеп алалар икән. Егет Мәрьямгә укуында уңышлар теләп, чәчәк бәйләме тапшырган.
Нет комментариев