Тәбриклибез! Җәлил хәзрәт Фазлыевның бүген гомер бәйрәме
Көн темасы

Тәбриклибез! Җәлил хәзрәт Фазлыевның бүген гомер бәйрәме

Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның бүген гомер бәйрәме.

Бөрбаш авылында игенче гаиләсендә туып-үскән Җәлил хәзрәт совет заманнарыннан ук дини дәгъват алып барган мөхтәрәм зат. Җәлил хәзрәт Фазлыев инде озак еллар Балтач мөхтәсибәтен җитәкли. 2006 елдан республикабызның баш казые вазыйфасын башкара.

Күпсандагы китаплар авторы, танылган вәгазьче Җәлил хәзрәтнең нәсихәтләре Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен рухи байлык.

Җәлил хәзрәтне ихластан гомер бәйрәме белән котлап, бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек, ике дөнья бәхете, балалар һәм оныклар куанычы телибез.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


җәлил хәзрәт фазлыев

Нет комментариев