Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. М. Захарованың Халыкара балаларны яклау көне белән котлавы

Ял итү урыннарында балаларны караучысыз калдырмагыз, иҗтимагый киңлекләрдә үзеңне тоту кагыйләрен искә төшереп торыгыз

Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар һәм дуслар! Сезне 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм.

Бу якты бәйрәм безгә иң мөһим нәрсәне искә төшерә: һәр бала кайгыртуга, куркынычсызлыкка, сәламәтлеккә һәм бәхетле балачакка хокуклы.

Татарстан – үсеп килүче буынга төрле яклап үсеш өчен барлык шартлар тудырыла торган үзенчәлекле төбәк. Бездә төзекләндерелгән ишегаллары һәм мәктәпләр, иҗат өчен үзәкләр, спорт мәйданчыклары һәм яшүсмер киңлекләре, җәйге лагерьләр бар.

Балалы гаиләләрне яклауга, мәгариф, спорт, мәдәният,милли традицияләрне саклауга зур игътибар бирелә. Болар барсы да Татарстанны балалар тормышы өчен чын мәгънәсендә уңайлы һәм дус урын итә.

Мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларын аерым котлыйм. Сезнең алда мөһим һәм җаваплы этап: имтиханнар һәм киләчәк юлны сайлау. Сезгә сынауларны уңышлы узып, хыялыгызга адым ясауда ышаныч, игътибарны туплау һәм көч телим.  Исегездә тотыгыз: сезнең яныгызда һәрвакыт ярдәмгә әзер булучы кадерле һәм якын кешеләрегез: укытучылар, дусларыгыз.

Кадерле дуслар! Иң күңелле вакыт –  җәйге каникуллар башлана. Урамнарда, юлларда, сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмагыз.

Ял итү урыннарында балаларны караучысыз калдырмагыз, иҗтимагый киңлекләрдә үзеңне тоту кагыйләрен искә төшереп торыгыз.

Җәй куркынычсыз, имин булсын һәм балаларга шатлыклар, яңа ачышлар һәм казанышлар алып килсен. Һәр бала һәрвакыт иң якын кешеләренең игътибар, мәхәббәт һәм кайгыртуы белән уратып алынсын.

Хөрмәт белән, Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев