Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык узачак
Эшләрне координацияләү өчен оператив штаблар булдыру, шулай ук волонтерлар һәм иҗтимагый оешмалар җәлеп итү тәкъдим ителә
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр торак пункт территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан итте. Тиешле боерыкны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Документ нигезендә, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына су саклау зоналарын, пляжларны, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын, базарларны, массакүләм ял итү урыннарын, бакчачылык җәмгыятьләрен һәм гараж кооперативларын, шулай ук шәхси торак сектор территорияләрен һәм юл буе полосаларын санитар чистарту буенча чаралар үткәрергә тәкъдим ителгән.
Рөхсәт ителмәгән чүплекләрне, шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне, шәһәр яны урманнарын һәм су саклау зоналарын бетерүгә аерым игътибар бирү йөкләнде. Эшләрне координацияләү өчен оператив штаблар булдыру, шулай ук волонтерлар һәм иҗтимагый оешмалар җәлеп итү тәкъдим ителә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев