Бүген Россия Федерациясе Президентын сайлаулар башланды, ул өч көн дәвам итәчәк.
Балтачта иртәнге сигез сәгатьтә барлык участок сайлау комиссияләре ишекләрен ачты һәм беренче тавыш бирүчеләрне (сайлаучыларны) кабул итте.
Иң элек Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Сайлау комиссиясе вәкилләре үз вазифалары белән таныштылар һәм эшкә керештеләр.
Балтач китапханәсендә урнашкан 1090нчы номерлы сайлау участогы да иртәнге сигез сәгатьтә эшли башлады.
— Тавыш бирүебез безнең файдага булсын дип, сайлау участогына зур өметләр белән килдек, — ди беренчеләрдән булып тавыш бирергә килгән сайлаучылар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев