Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Уку йортын максатчан килешү буенча тәмамлаучыларга көллияткә кергәндә өстенлек биреләчәк

Югары уку йортларында һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башлана

Көллият һәм техникумнарга максатчан килешү буенча белем алырга гариза биргән абитуриентлар уку йортына беренче чиратта кабул ителүгә өметләнә алачак. Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко секретариатында шулай дип белдерделәр, дип яза «Татар-информ».

Хөкүмәттә аңлатуларынча, үзгәрешләр урта һөнәри белем бирү программаларына кагылган. Максатчан укуны сайлаган абитуриентлар өчен укырга кергәндә өстенлек бирелә.

Югары уку йортларында һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башлана һәм 15 августка кадәр дәвам итә. Буш урыннар булганда, көллиятләр һәм техникумнар документларны 25 ноябрьгә кадәр кабул итә алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көллият