Көн темасы

Укытучылар гөрләтә

Бүген Балтачта мәгариф хезмәткәрләренең икенче кышкы спартакиадасы үтте.

Чарага Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов да килде. Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, ярышларның баш судьясы Наил Сабирҗановның хәер-фатыйхасыннан соң спартакиада флагы күтәрелде. Бу бәхет узган ел җиңү яулаган Яшел Үзән командасына елмайды. Ярышлар "Балтач" спорткомплексы, "Хыял" яшьләр үзәге, гимназия һәм Балтач мәктәбе спорт залларында үтте. Чаңгычылар исә чаңгы трассасында көч сынашты.

250

Нет комментариев