Ураза гаете уңаеннан бәйрәм котлавы
Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!
Сезне изге Ураза гаете бәйрәме белән ихлас күңелемнән котлыйм. Рамазан ае бар игътибарыбызны, җаныбызны камилләштерүгә һәм иманыбызны ныгытуга юнәлтелгән, якыннарыбызга һәм мохтаҗларга ярдәм итү теләге аеруча ихлас булган вакыт.
Әлеге мәңгелек һәм какшамас кыйммәтләр рухи яктан чистарынырга һәм яңарырга, кылган эшләребез турында уйлап, киләчәккә өмет белән карарга, үзара дустанә мөнәсәбәттә булырга ярдәм итә.
Ураза бәйрәме барлык мөселманнарга да җан тынычлыгы, шатлык һәм игелек бүләк итсен. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим. Аллаһы ризалыгы өчен тоткан уразалар кабуллардан булып, илләр-көннәр тыныч булсын, һәрберебез изге гамәлләр кылып яшик. Ураза гаете мөбарәк булсын!
Хөрмәт белән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев