Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халыклар бердәмлеге көне белән!

Хөрмәтле районыбыз халкы! Сезне чын йөрәктән якынлашып бәйрәм белән тәбрик итәм!

4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне Россиянең истәлекле даталары арасында әһәмиятле урын алып тора. Бабаларыбыз – төрле милләт вәкилләре берләшеп, дошманны тез чүктергәнгә, Ватаныбыз башкаласын азат иткәнгә дүрт гасырлар узды. Күптән булган бу вакыйгаларның төп сабагы күпмилләтле Россиянең көче, кешеләр иминлегенең нигезе нәкъ менә халыклар бердәмлегендә икәнлегенә төшенү булды.

Шул еллардагы кебек үк, Татарстан бүген дә — Россия Федерациясенең таянычы. Илебез үсешендә аның саллы өлеше бар.

Без, республикабыз һәм уртак Ватаныбыз мәнфәгатьләрендә намуслы хезмәт куюлары өчен, барлык халыклар, шулай ук төрле буын вәкилләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы

 

Фото: https://vk.com/public206298885 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыклар бердәмлеге көне