Район почта элемтәсе үзәге «Абунәчеләр көне» үткәрде. Чарада башкаланың «Казанские ведомости», «Шәһри Казан» һәм үзебезнең «Хезмәт» газетасы да катнашты.
Абунәчеләр газета-журналларга язылу белән беррәттән кайнар коймак һәм чәйдән авыз итте, үзебезнең артистлар катнашында концертны тамаша кылды. Ә иң мөһиме «Хезмәт» газетасы оештырган үз абунәчеләре арасында үткәргән лотерея уенында катнашып, зур бүләкләр отты. Чара башлануга «Хезмәт»кә язылмыйча калмыйм тагын дип кырык эшен кырык якка ташлап килгән Лилия Гомәрова беренчеләрдән булып газетабызга язылып «Тефал» чәйнекле булды. Очраклы гына район үзәгенә килгән авыл халкы да берничә гаилә өчен нәкъ менә чара барышында «Хезмәт»кә язылып бер сумка бүләкләр белән кайтып китте.
Нет комментариев