Рәсимә Шәйхетдинова - «Алга» җәмгыяте машина-трактор паркында озак еллар инде диспетчер булып эшли.
Хуҗалыктагы барлык техникага кайтарылган һәм бирелгән запас частьларның төгәл исәбен алып бара. Укып кайтып шушы эшкә куелганчы сыер савучы булып эшләгәндә дә мактаулы булган.
Шундый матур хезмәт юлы аңа 55 яше тулган көннәрдә зур хөрмәт китерде - районның Мактау таныклыгы белән бүләкләнде. Хуҗалыкта озак еллар токарь булып эшләгән, хәзер микроавтобус йөртүче ире Рамил белән 1 кыз үстереп, укытып, бик матур гомер итә алар.
Фото: http://www.rosemarkt.ru/product/korzina-yarko
Нет комментариев