Хезмәт

Балтач районы

16+
Котлыйбыз

Бәйрәм хөрмәтенә котлау

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм!

Сезнең хезмәт — уңыш һәм тотрыклылык нигезе. Сез эшләгәндә тормышлар яхшыра, алга бара. Тарихы ерак гасырларга барып тоташкан төзүче һөнәре иң кирәкле, иң абруйлы хезмәтләрдән санала. Чөнки торак йортмы, социаль-мәдәни, җитештерү объектымы — барысына да иң элек төзүчеләр нигез сала. Районыбызда бик күп яңа объектлар төзелде, төзекләндерелде, сафка басты, бу юнәлештә күпсанлы федераль һәм республика программаларына керүгә ирештек. Капиталь ремонт программалары буенча балалар бакчалары, мәктәпләр, торак йортлар, ФАПлар яңартылды, ел саен шәхси йортлар салына. Мондый зур проектлар барысы да сезнең тырыш хезмәтегез, җаваплылыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Авыр, катлаулы, зур егәрлекләр сорый торган хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт сезгә!
Хөрмәтле төзүчеләр! Сезгә эшегездә яңа уңышлар, яңа казанышлар телим. Барлык уй-ниятләрегез чынга ашсын һәм лаеклы нәтиҗәләр бирсен, сез нигез салган биналар һәрвакыт халыкны сөендереп торсын. Районыбыз тагын да үссен, матурлансын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч-имин көннәр телим.

 

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төзүчеләр көне