Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллинның медицина хезмәткәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлавы
Котлыйбыз

Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллинның медицина хезмәткәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлавы

Июнь аеның өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә, шул уңайдан барлык медицина хезмәткәрләрен, әлеге тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйм.

Табибларга, шәфкать туташларына, фельдшерларга райондашларыбыз үзләренең, якыннарының сәламәтлекләрен ышанып тапшыралар. Ак халат ияләре үзләренең шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә киләләр. Алар пациентларга сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итеп, тормышка кабат кайтырга булышалар. Армый-талмый хезмәт куйганнары өчен барлык медицина хезмәткәрләренә дә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Ак халатлы һөнәр ияләре үзләренең тынгысыз хезмәтләре белән Балтач районының киләчәгенә уңышлы нигез салалар. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, бәхетле киләчәк юлдаш булсын!


бәйрәм котлавы

Нет комментариев