Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген Гамилә Гыйлмулла кызы Габделхакова хәерле исәнлектә үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды

Бүгенге көндә акъәби якыннарының кадер-хөрмәтендә хәерле гомер кичерә.

 Районыбызның Югары Субаш авыл җирлегендә гомер кичерүче өлкәнебез Гамилә Гыйлмулла кызы Габделхакова хәерле исәнлектә үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды.

Башларына бик иртә сагыш, күзләренә моңсулык иңеп, михнәтле еллар самими күңелләрен киткән булса да, тормыш мәгънәсен югалтмаган өлкәнебезнең бүгенге көндә тәрбияле-мул тормышларда, кадерле зат булып яшәүләрен күреп күңел сөенә.

Хезмәт юлын бүгенге "Тукай исемендәге хуҗалык" та башлап җибәргән Гамилә Гыйлмулла кызы да авыр еллар китергән михнәтле тормыш арбасын яшьләй җигелеп тарта. Шуңа күрә бала-оныкларын да бер эштән дә курыкмаслык итеп тәрбияләп үстерә ул.

Гамилә апаны районыбыз җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов котласа, өлкәнебезгә үзе хезмәт куеп чыккан хуҗалык, мәктәп коллективы, авыл җирлегеннән дә ихлас теләкләр, бүләкләр ирештерделәр.

Бүгенге көндә акъәби якыннарының кадер-хөрмәтендә хәерле гомер кичерә. Балалары-оныкларына үзенчәлекле тәрбия биргән ул. Һәркайсы эшкә дә, җыр-биюгә дә осталар. Юбилей бәйрәмен дә җыр-моңга күмделәр алар.

Гамилә апага киләчәктә дә тәрбияле-хәерле картлык, саулык-сәламәтлек, якыннарының ихлас терәген тоеп яшәвен теләп калабыз!

 

Чыганак: https://vk.com/baltasi_official?w=wall-122979932_10563

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей