Бүләк булсын җылы сүзләр!
Бүген Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинның 65 яшьлек күркәм юбилее
Хөрмәтле Рамил Рәшитович!
Күркәм гомер бәйрәмегездә Сезгә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Булсын дип, куйган максатларына ирешеп яшәүче ирләрдә ил таянырлык көчләр була. Моның шулай икәнлеге хәзерге вакытларда бигрәкләр дә беленә-күренә. Сез районыбызның тотрыклы, камил тормышы өчен бар көчегезне бирүче шәхес. Яңалыклар белән янәшә атлыйсыз, максат-бурычларны тормышка ашыру өчен, нинди генә эшкә алынсагыз да, аны зур төгәллек, нәтиҗәле итеп башкарып чыгасыз.
Балтачыбыз елдан-ел үзгә матурлыкка төренә. Авылларыбыз төзекләнә, тормыш шртлары яхшыра. Һәр кылган гамәлегез район файдасына, район халкының рәхәт яшәешенә багышланган. Сау-сәламәт булып алга таба да кешеләргә бәрәкәт өләшүче игелекле хезмәтегезне дәвам итәргә язсын. Һәр көнегез шатлык чаткыларына күмелеп, мәгънәле эшләр белән узсын. Иминлек һәм гаилә бәхете телибез сезгә. Гел шулай гаиләгезгә терәк, туганнарыгызга кирәк, хезмәттәшләрегезгә таяныч, үрнәк шәхес булып калыгыз!
Олы ихтирам белән район советы, район башкарма комитеты коллективлары.
* * *
Мөхтәрәм җитәкчебез Рамил Рәшитович!
Социаль яклау өлкәсендә эшләүче һәрберебез исеменнән, күркәм юбилей датасы уңаеннан, ихлас теләкләребезне юллыйбыз.
Хезмәтебез район җитәкчелеге белән турыдан-туры бәйле, әгәр дә республикада эшчәнлегебезне югары бәялиләр икән, монда сезнең белән кулга-кул тотынышып эшләүнең нәтиҗәсе зур дигән сүз. Сез һәрвакыт акыллы фикер йөртәсез, рәхимле була беләсез. Ярдәмгә мохтаҗ райондашлар һәрчак сезнең олы йөрәгегезгә таяна. Гел шундый кешелекле, рәхимле булып калыгыз. Сезнең белән эшләү безгә бик рәхәт, гадел булуыгыз, ихлас күңелегез, рәхимле карашыгыз эшебезгә илһам бирә, яңа уңышларга рухландыра.
Юбилегыз белән котлап, сезгә сәламәтлекнең иң ныгын, гомерләрнең иң озынын, бәхет-шатлыкның иң олысын телибез.
Иң изге теләкләр белән, районның социаль яклау бүлеге коллективы.
* * *
Районыбызның күренекле шәхесе Рамил Рәшит улы Нотфуллинга багышланган тәбрикләү сүзләре күңелләрдә урын алып, олуг хөрмәт хисләренә әверелсен.
Сез, чын мәгънәсендә, Җир кешесе, Рамил Рәшитович. Район тормышын яхшы белгән, агросәнәгать өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәтен ихтирам иткән, ил табынын баеткан җирнең уңдырышлылыгы турында аерым кайгырткан район башлыгы белән эшләве үзе үк зур бәхет ул. Алга таба да сезнең белән эшчәнлегебезне шулай матур дәвам итәргә язсын. Район өчен кылган игелекләрегезнең әҗерен күреп, бәрәкәтле, матур гомер юлы үтәргә, мул, имин тормышта гаилә бәхетенә куанып, оныкларыгызның кадер-хөрмәтенә төренеп яшәргә насыйп булсын дигән теләктә калабыз. Юбилеегыз белән Сезне!
Иң изге теләкләр белән, «Балтачагрохимсервис», «Сельхозхимия», «Плодородие», «Агохимсервис» оешмалары.
* * *
Мөхтәрәм Рамил Рәшитович! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез – юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Районның сәламәтлек сагына карата ихтирамыгыз һәм дә игътибарыгыз медицина өлкәсендә килеп туган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүдә зур роль уйный. Нинди генә очракта да сезгә таянып була, сезнең аңлы карашыгыз, төпле фикер йөртүегез райондашларыбыз сәламәтлеген кайгыртучы һәрбер шәфкать иясенең нәтиҗәле эшчәнлегенә стимул бирә. Ел да һөнәри бәйрәм уңаеннан коллективны шәхсән котлавыгыз бәйрәм тантанасын ямьләндереп кенә калмый, игелекле һөнәр ияләренә карата чиксез ихтирам билгесе дә ул. Туган көнегез уңаеннан сезгә иң беренче чиратта ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, эшегездә, гаиләгезгә бәрәкәт теләп калабыз.
Иң изге теләкләр белән район үзәк хастаханәсе коллективы.
* * *
Хөрмәтле Рамил Рәшитович! «МДСУ-1» юллар оешмасыколлективы сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итә. Сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, иксез-чиксез бәхет-шатлыклар телибез.
Районыбыз юллары – төзек, хезмәткәрләребез – эшле, район халкының яшәү-көнкүрешен яхшырту максатыннан юлларны төзекләндерү, яңарту, яңа юллар салу дәвам итә икән, монда, һичшиксез, сезнең өлешегез зур. Алдынгы карашлы булуыгыз, урынлы һәм итагатьле таләпләрегез, районның матурлыгы, төзеклеге өчен тырышуыгыз, хезмәт кешесенә карата ягымлы карашыгыз күбебез өчен үрнәк һәм җитәкчелек сыйфатларында кирәк булып тора. Һәр өлкәдә дә сез тотрыклылыкны тәэмин итәсез, районның социаль-икътисадый өлкәсен кайгыртуыгыз республикада да югары бәяләнә. Сезгә алга таба да зур уңышлар, матур тормышлар телибез, хезмәтегез куаныч китерсен, район халкының рәхмәтләренә ирешеп яшәргә язсын.
Ихлас теләкләр белән, «МДСУ-1» оешмасы коллективы.
* * *
Гомер бәйрәмегез белән сезне, Рамил Рәшитович! Юбилеегыз белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезне һәрчак олы киңәшче, терәк-таяныч итеп күрдек, ярдәмнәрегезне даими тойдык. Алга таба эшчәнлегебезне район тормышына багышланган уртак максатларда дәвам итәргә язсын, барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә! Һәрчак күңел күтәренкелеге юлдаш булсын, якыннарыгыз белән бәхетле гомерләр кичерергә язсын! Барлык эшләрегез уң барсын, фидакарьлегегез тагын да зуррак җиңүләргә илтсен. Сезгә теләкләрнең иң изгеләрен генә – гаилә тигезлеге, исәнлек-саулык, озын гомер телибез. Район үсеше, авылларның киләчәге өчен республика программаларын тормыш ашыруда куйган хезмәтләрегез эзсез югалмасын, тарих битләрендә саклансын!
Барлык хезмәт башлангычларында яңадан-яңа уңышлар теләп, «Балтач сөт-май» комбинаты коллективы.
* * *
«Татарстан» җәмгыятенең үткәннәрдән калган данын яңа буыннарга җиткергән хөрмәтле остазыбыз Рамил Рәшитович! Сезне юбилеегыз белән чын йөрәктән тәбрик итәбез, авыр хезмәтегездә уңышлар, гаиләгезгә бәрәкәт телибез.
Унбиш елдан артык җәмгыятебезне җитәкләгән, катлаулы үзгәртеп кору елларында да бөлгенлеккә төшми, үз югарылыгын саклап калган, хезмәт кешесен эш белән тәэмин итеп, аның тормышын кайгыртуда лаеклы өлеш керткән хөрмәтле җитәкчебез үзенең кул астында эшләгән һәр хезмәткәрнең күңелендә алтын хәрефләр белән уелды. Җәмгыятьнең киләчәге өчен бик тырыштыгыз, алгы көннәргә ныклы юллар салдыгыз. Сез салган юллардан җәмгыятебез заманча технологияләрне даими кулланышка кертә-кертә гел алга бара, яңадан-яңа үрләр яулый. Сезгә зарлану да, төшенкелеккә бирелү дә хас түгел, сез һәрвакыт катлаулы мәсьәләләрдән чыгу юлын табасыз, авыр елларда да безнең «Татарстан» җәмгыяте хезмәтчәннәре эшле-ашлы булды, йорт-тирәсен яңартты, хуҗалыгын ныгытты, балаларын укытты – шуңа да сезгә карата булган рәхмәт хисләре күңел түрләреннән җуелмый, изге теләкләргә үрелеп саклана. Сез авыл кешесенең хезмәтен бәяли белдегез, үз иттегез, тормышын кайгырттыгыз, эш шартларын яхшырттыгыз. Юбилеегыз котлы булсын, Рамил Рәшитович! Намус белән сугарылган фидакарь хезмәтләрегез югалмасын, яңадан-яңа үрләргә этәрсен, сәламәтлек һәрчак юлдаш булсын, һәрбер эштә уңыш елмайсын.
Олуг хөрмәт белән, «Татарстан» җәмгыяте идарәсе, җәмгыять хезмәтчәннәре һәм ветераннары.
* * *
Мөхтәрәм Рамил Рәшит улы! Сезне олуг юбилеегыз белән котлыйбыз. Гомер юлыгыз якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Куйган максатларга этәрүче җитәкче буларак, сезне хөрмәт итәбез. Сезнең ныклы таяныч булуыгыз – район мәгариф системасының, һәр баланын, укучының эзлекле үсешенә уңай йогынты ясый. Мәгариф өлкәсендәге уңышлар белән һәрдаим кызыксынып торуыгыз хезмәтебезне алып баруда этәргеч бирә. Олы йөрәкле җитәкчебез! Сезгә гомернең иң озынын, тормышларның иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез. Гомер бәйрәмегез котлы булсын!
Изге теләкләр белән, район мәгариф идарәсе һәм мәгариф оешмалары коллективлары.
* * *
Хөрмәтле Рамил Рәшитович, сезне күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Эшләрегездә уңышлар, гаилә иминлеге, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез.
Җир йөрәге белән бер сулышта булган, авыл хезмәтчәненең тырышлыгын күрә белүче, уңышларына ихластан куанучы киң күңелле, кешелекле, мөхтәрәм җитәкче сез, Рамил Рәшитович! Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, крестьян-фермер хуҗалыкларының эшчәнлеген үстерүгә бөтен көчегезне, энергиягезне, белемегезне бирәсез. Районның агросәнәгать системасына кергән оешмаларның даими рәвештә техник базалары ныгуы, терлекчелек һәм игенчелек өлкәләрендә тотрыклы уңыш алуга ирешүе, авыл хуҗалыгы өлкәсендә республика күләмендә әйдәп баручы районга әйләнүе сезнең сәләтле җитәкче булуыгыз турында сөйли.
Алгы көннәрегез дә якты, күңелле вакыйгаларга бай булсын, Сезгә бәрәкәтле тормыш, яңадан-яңа хезмәт уңышлары, бәхет-куанычлар теләп калабыз.
Ихлас теләкләр белән, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары һәм Балтач районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы.
* * *
Хөрмәтле Рамил Рәшитович! Олуг юбилеегыз белән сезне! Гомерегез буе рәхәт яшәгез, җәмгыятьтә кылган файдалы гамәлләрегез гомер юлыгызны әҗер-саваплар белән бизәсен.
Сез – матурлык, төзеклек яратасыз. Районыбызның һәр өлкәсендә диярлек киң колач белән барган төзелеш һәм төзекләндерүләр сезнең турыдан-туры кайгыртучанлыгыгыз белән гамәлгә ашырыла. Яңа йортлар калка, парк-скверлар барлыкка килә, халыкның тормыш-көнкүреше өчен уңайлы объектлар сафка баса. Бай хезмәт тәҗрибәгез әле тагын районыбыз өчен файдалы булган перспективалы планнарны гамәлгә ашырырга ярдәм итсен. Янәшәгездә һәрчак ышанычлы дусларыгыз, тугры иптәшләрегез атласын. Сезне беркайчан да бәхет-шатлык, өмет, гаиләгезнең, туганнарыгызның гаилә җылысы ташламасын. Алдагы тормышыгызда кояшлы, шатлыклы көннәрегез күп булсын!
Иң изге теләкләр белән районның төзелеш оешмаалары коллективлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев