Кичә Балтачта хәрби десант гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбыз бәйрәм уӊаеннан бергә очрашты.
Күрештеләр, кочаклаштылар, хәл белештеләр. Аларны район башкарма комиттеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, район хәрби коммисары Васыйл Вәлиев котлады, башка төр гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр үзләренеӊ котлауларын җиткерделәр. Аеруча хезмәт күрсәткән дистәдән артык десантчыга истәлек медальләре тапшырылды. Сезгә бу чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Нет комментариев