Балтач бистәсендә яшәуче ДАНИЯ НУРИСЛАМ кызы ГАРЕЕВАга 2 апрельдә 55 яшь тула.
Кадерле әниебез! Сине күркәм юбилеең белән чын күңелдән тәбриклибез. Алсу таңнар киләчәктә сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, бәхетле көннәр алып килсен. Әле озак еллар әтиебез белән тигезлектә, безнең игелекләрне күреп яшәгез.
Шатлык-куанычлар юлдаш булсын,
Кайгы-хәсрәт ишек какмасын.
Ходай сине барыбыз өчен дә
Күз карасы кебек сакласын.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Мансур, кызларың Эльмира, Динара.
Фото: http://www.heart-in-flowers.ru/flowers/r5.html
Нет комментариев