Балтач авылында яшәүче кадерле әниебез ФӘНИЯНУР МӘГЪСҮМҖАН кызы НИКИФРОВАның 30 март көнне 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине туган көнең белән ихластан котлыйбыз. Әни, син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әтиебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә.
Кешелекле бит син, изге җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше бармы икән,
Без бәхетле тик син булганга.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып, әтиебез, Альбина-Рәнис, оныгың Дилия, улың Альберт, кода-кодагыең, туганнарың.
Фото: http://kartinki-cvetov.ru/den-rozhdenija.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев