Сосна авылында яшәүче хөрмәтле әтиебез ГАСИМ ҺАДИЕВның 10 февральдә 80 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, сиңа нык сәламәтлек, әниебез белән тигезлектә, җан тынычлыгы белән, балаларыңнан, оныкларыңнан игелек күреп, озын гомер кичерүеңне телибез. Авыруларга бирешмичә, оптимист булып, тальян моңнарыңны безгә ишеттереп озак яшәргә язсын.
Авырлыклар туса тормышта,
Киңәш сорап сиңа киләбез.
Дөрес юлга бастырырдай сүзләр
Әйтәсеңне алдан беләбез.
Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Талмый атла гомер үренә.
Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың, оныкларың исеменнән кызың Кадрия.
Фото: http://www.samarabuket.ru/?p=1630
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев