Газиз әниебез Гөлфәния Тәлгать кызы Фазлыеваның 4 октябрьдә 55 яшьлек гомер бәйрәме
Котлыйбыз

Газиз әниебез Гөлфәния Тәлгать кызы Фазлыеваның 4 октябрьдә 55 яшьлек гомер бәйрәме

Бөрбаш авылында гомер итүче кадерле кешебез, газиз әниебез Гөлфәния Тәлгать кызы Фазлыеваның 4 октябрьдә 55 яшьлек гомер бәйрәме.

Кадерлебез! Сине ихластан туган көнең белән тәбриклибез.Син һәрчак булганына шөкер итеп, алдагысын өмет итеп яшәп, күпләр өчен үрнәк тормыш юлы үттең. Сабыр холыклы, бала җанлы, йомшак күңелле, туганчыл, ачык йөзле булганың өчен сине бик яратабыз. Хезмәт юлыңның 35 елын балалар тәрбияләүгә багышлап, ихтирам казандың. Сиңа Аллаһы Тәгалә тән сихәтлеге, хәерле, тигез озын гомер, балалар һәм оныклар игелеге насыйп итсен.

Канатларын җәеп фәрештәләр
Җил-давылдан сине сакласын.
Ходай Тәгалә үзе юлдаш булсын
Һәм гомерлек бәхет юлласын.

Ихтирам белән тормыш иптәшең Җәлил, балаларың: Булат-Гөлфия, Алмаз-Альбина, Арслан-Айсылу, оныкларың: Әминә, Әхмәт, Габдрахман, Зәйнәп, Салих.
Фото:

250

Нет комментариев