Безгә - өч балагызга якты дөнья бүләк итеп, олы тормыш юлына аяк бастырган, Салавыч авылында яшәүче әти-әниебез Гөлҗиһан һәм Рамазан Фәрзиевларның гаилә учакларын «кабызуларына» 40 ел тулды.
Кадерлеләребез! Сезне Рубин-Асылташ туегыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сез бу көнгә пар сукмактан атлап, бер-берегезгә ихлас мәхәббәт, ышаныч, тугрылык сыйфатларын юлдаш итеп ирештегез.
Ниләр генә узмагандыр сезнең баштан,
Килмәгәндер нинди генә авырлыклар.
Сез җиңгәнсез аерылмый, каерылмый,
Килмәгәндер нинди генә авырлыклар.
Сез җиңгәнсез аерылмый, каерылмый,
Сездә бит ул күркәм сыйфат - сабырлык бар!
Насыйп булсын сезгә туйлар -
Алмазларын, Алтынын!
Гел балкытып йөзегездә
Кайнар сөю ялкынын!
Алмазларын, Алтынын!
Гел балкытып йөзегездә
Кайнар сөю ялкынын!
Сезгә нык тазалык, бәхетле озын гомер һәм олы рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз.
Иң изге теләкләр белән кызларыгыз-кияүләрегез, улыгыз-киленегез, оныкларыгыз, әбиебез һәм барлык якыннарыбыз исеменнән кызыгыз Гөлия.
Фото: playcast
Нет комментариев