Әхмәтхан Галимбековка күпьеллык хезмәтен бәяләп районның Мактау таныклыгы тапшырылды
Котлыйбыз

Әхмәтхан Галимбековка күпьеллык хезмәтен бәяләп районның Мактау таныклыгы тапшырылды

Әхмәтхан Галимбеков гомере буе Бөрбашта фермада эшли. Терлеген дә карый, ат та җигә, каравыл да тора.

Чираттагы ялын да алмыйча эшләгән еллары күп була. Әле менә 60 яше тулган көннәрдә дә эшләп йөргән көне. Шундый күпьеллык хезмәтен бәяләп һәм олы юбилее уңаеннан, аңа районның иң зур бүләге - Мактау таныклыгы тапшырылды.
Иренең мондый шатлыклы мизгелләрен тормыш иптәше генә күрә алмый, арабыздан вакытсыз китеп барган шул. Өйләнеп төп йортта калган улы Рәниф һәм килене тәрбиясендә яши Әхмәтхан. Бабаларын сөендереп ике оныгы үсеп килә.
Фото: http://www.rosemarkt.ru/product/yarkiy-cvetnoy-buket

250

Нет комментариев