Хөрмәтле хезмәттәшебез Раилә Хидият кызы!
Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел сез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Ходай насыйп итеп сезгә алдагы көннәрегездә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын. Эшкә мәхәббәтең сокландыра, Тырыш, максатчан үзең. Ял итәргә дә онытма, Бер дә сулмасын йөзең. Гаилә бәхетенә куанып, Тату яшәргә язсын. Теләгең мөмкинлек белән Бергә үрелеп барсын!
Иң изге теләкләр белән "Хезмәт" редакциясе коллективы!
Фото: http://id84750.alloy.ru/products/localsection-242106/
Нет комментариев