Җиһанны нурга күмүче юбиляр
Наилә Әсхәт кызы Гыйләҗева үзенең күкәм юбилеең каршылый
Моннан нәкъ 65 ел элек, 1 май көнне, Арча районы Үгез-Елга авылында кечкенә кызчык җиһанга аваз сала. Табигатьнең яшеллеккә, чәчәкләргә төренгән матур мизгелендә дөньяга килеп, әти-әнисенә һәм туганнарына шатлык, бәхет алып килә ул. Бәйрәм көннәрендә туганлыктан, Наилә Әсхәт кызы Гыйләҗеваның һәрбер туган көне гаиләсе, туганнары, якыннары янәшәсендә гөрләп уза. Бүгенге көндә ул кадерле тормыш иптәше, әни һәм әби. Ире Дамир белән өч улга гомер бүләк итеп, 5 оныклы бәхетле әби-бабай алар. Янәшәләрендә инде балалары калмаса да, атна ахырында һәркайсы әти-әни хәлен белергә төп йортка җыела. Наилә ханым эшендә дә бик хөрмәтле һәм кирәкле шәхес. Озын хезмәт юлын «Мелиоратор» оешмасы белән бәйләп үткәнлектән, икенче туган йортына әверелгән оешмада да ул инде күптән үз кеше. Еллар узып, коллектив яңарып торса да, аңа булган хөрмәт хисләре үзгәрешсез кала. Үз эшен яратып башкаруы, ярдәмчел, ачык йөзле, юмарт булуы белән үрнәк ул. Көнозын аңа төрле җаваплы эшләр йөкләнә, чөнки ул диспетчер һәм склад мөдире вазыйфасын башкара. Менә инде 35 ел Наилә ханым иртәдән кичкә кадәр оешманың эше тукталып тормасын өчен үз көченнән килгәнчә тырыша. Кирәк икән, төрле техниканы иярләп, шофер булып та куя. Тик торуны белмәс Наилә ханымны оешмада икенче әниләредәй күреп хөрмәт итәләр.
Юбилей – ул һәрчак бер этап, һәрвакыт үткәннәргә борылып карау, якынча нәтиҗәләр ясау, яшәлгән еллар турында уйлану һәм шуның белән бергә – булачак вакыйгаларны, максат һәм хыялларны барлау. Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, алтмыш бишне тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң, көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туп-лый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер олуг шәхескә әверелә. Сез дә бүген хөрмәтле тормыш иптәшегезнең, яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып гомер көзегезгә аяк басасыз. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең. Шушы әһәмиятле көндә без сезгә чын күңелдән иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Тормышыгызны һәрвакыт җан җылысы, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның, дусларыгызның, хезмәттәшләрегезнең ярдәме тулыландырып торсын. Сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч, энергия, йортыгызда бәхет, иминлек хөкем сөрсен, ә янәшәгездә бары тик якыннарыгыз һәм дусларыгыз булсын.
Хезмәтегез хөрмәт җимеше биргән,
Уңыш ачкычын тапкан кеше сез.
Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,
Гасыр буена саклар төсле сез.
Иң изге теләкләр белән «Мелиоратор» Балтач җәмгыяте коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев