Салавыч авылында яшәүче кадерле әниебез МИЛӘҮШӘ ВАСИЛ кызы ФАТЫЙХОВАның 7 мартта 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Бүген синең гомер мизгелеңнең матур, үзеңә генә хас бәйрәмең. Гел шулай олы йөрәкле, көчле рухлы, юмарт, ярдәмчел булып кал. Әтиебез белән тигезлектә, без, биш балаңны сөендереп, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын.
Без бәхетле, әнкәй, син булганга,
Балам, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа
Бүген 50 яшең тулганда.
Сине яратып, әтиебез, биш кызың, кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Фото:http://blogs.privet.ru/community/cats_flowers/105899946
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев