Кадерле әтиебез ШӘРАПҖАН САБИТ улы ХӨСӘЕНОВка 14 августта 60 яшь тула
Котлыйбыз

Кадерле әтиебез ШӘРАПҖАН САБИТ улы ХӨСӘЕНОВка 14 августта 60 яшь тула

Түбән Кенә авылында яшәүче кадерле әтиебез ШӘРАПҖАН САБИТ улы ХӨСӘЕНОВка 14 августта 60 яшь тула.

Әтиебез! Сине олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа әниебез белән тигезлектә, муллыкта, саулыкта озак яшәргә язсын.
Әтиебез, безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Юбилеең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Гомер чишмәләре чылтырап аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Сине яратып, кызларың, киявең, оныкларың һәм әниебез.
Фото: http://www.rosemarkt.ru/product/nezhno-rozovyi-buket

250

Нет комментариев