Кадим Каюмов - оешкан көненнән бирле «Сельхозхимия» берләшмәсендә механизатор булып эшли.
Нинди генә техникада, кайсы гына участокта эшләсә дә үзенә тапшырылган бурычны намус белән үтәгәне өчен мактала. Соңгы елларда ул «Амкодор- 342» төягечендә гомуми коллектив уңышы өчен үзеннән лаеклы өлеш кертә.
Яңгул авылыннан килеп Балтачта төпләнгән Кадим Каюмов гаиләсендә дә хөрмәтле ир, әти. Хатыны белән 2 бала тәрбияләп үстергәннәр. Күптән түгел «Сельхозхимия» берләшмәсе коллективы ветеран механизаторны 60 яшьлек юбилее белән котлады һәм берләшмә җитәкчесе Наил Гыйләҗев аңа районның Мактау таныклыгын да тапшырды.
Фото: http://www.rosemarkt.ru/product/korzinka-s-tyulpanami
Нет комментариев