Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

«Кызыл юл» кооперативының баш ветеринар табибы РИЗИДА ЗӘКИУЛЛА кызы ШИХОВАның бүген 55 яшьлек юбилее

«Кызыл юл» кооперативының баш ветеринар табибы РИЗИДА ЗӘКИУЛЛА кызы ШИХОВАның 7 августта 55 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Ризида Зәкиулла кызы! Сезне олуг юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, йорт-җирегезгә бәрәкәт, барлык уй-хыялларыгызның тормышка ашуын телибез. Сез һәркемгә игътибарлы, эшегезне барлык энергиягезне биреп башкаручы, киң күңелле, олы җанлы кеше.
Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, һәрвакыт ярдәмчел кеше булуыгыз өчен зур рәхмәт. Бу юбилеегыз озын тормыш юлыгызда иң якты, күңелле мизгелләрнең берсе булып калсын. Һәр туар таң Сезгә матур иртәсе белән бары тик шатлык-куанычлар гына алып килсен. Туган көнегездә яңгыраган һәр матур теләк киләчәк тормышыгызны бизәп, ямьләндереп торсын һәм яңа матур эшләргә рухландырсын! Бәрәкәтле мул тормышта куйган хезмәтегезнең, үстергән балаларыгызның игелеген күреп, якыннарыгызның күңел җылысын, тирә-юньнең иминлеген һәм матурлыгын тоеп, саулык-сәламәтлек белән хәерле озын гомер кичерергә язсын Сезгә!


Олы ихтирам һәм хөрмәт белән «Кызыл юл» кооперативы коллективы.

flower-club.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250