Әниебез ГӨЛФАРИ ЙОСЫФ кызы МӨХӘММӘТГАЛИЕВАның  күркәм юбилее
Котлыйбыз

Әниебез ГӨЛФАРИ ЙОСЫФ кызы МӨХӘММӘТГАЛИЕВАның күркәм юбилее

Чепья авылында гомер кичерүче хөрмәтле әниебез ГӨЛФАРИ ЙОСЫФ кызы МӨХӘММӘТГАЛИЕВАның бүген күркәм юбилее.

Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихластан тәбрик итәбез, тазалыкның иң ныгын, гомерләрнең иң озынын, шатлык-куанычның иң олысын телибез. Мул-имин тормышта, әтиебез белән тигезлектә, балаларыңның игелеген, оныкларыңның рәхимлеген күреп, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге белән, бик бәхетле Ана, сөекле тормыш иптәше булып яшәргә язсын!

Рәхмәт, әни, барысы өчен рәхмәт,
Улларыңа булдың рәхимле.
Сабырлыгың, аң-зиһенең белән
Сокландыра алдың һәркемне.


Әле дә син йөрәк җылыңны
Һәммәбезгә тигез бүләсең.
Газизләрдән- газиз әнкәй Син!

Күзләр генә тия күрмәсен.

Фото: yandex.ru

Иң изге теләкләр белән балаларың Наил-Рәмзия, Айдар-Гөлназ, Расил-Гөлнур, оныкларың. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың һәм барлык туганнар да кушыла.


250

Нет комментариев