Бәйрәмнәрне һәрвакыт аяз күк йөзе астында үткәрергә язсын...
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, дан казанган кораллы көчләребез!
Ватан алдында үз бурычларын үтәгән һәм хәзерге көндә хәрби хезмәттә булучы һәркемне олы бәйрәмнәре белән котлыйм. Сезгә, якыннарыгызга саулык-сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаиләләрегезгә тынычлык, шатлык-куанычлар телим. Бәйрәмнәрне һәрвакыт аяз күк йөзе астында үткәрергә язсын.
Ихтирам белән, район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев
Нет комментариев