Сосна авылында яшәүче кадерле әниебез РӘСИМӘ ӘҺЛИУЛЛА кызы МУЛЛАГАЛИЕВАның 11 февраль көнне 50 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Сине алтын юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, шатлыкның иң олысын, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, әти белән бер-берегезгә терәк-таяныч булып, тигезлектә, муллыкта, балаларыңның игелеген күреп, оныклар сөеп, озак яшәргә язсын. Килер еллар озын гомер бүләк итсен, Безнең өчен бик якын һәм кадерле син. Һәр яңа көн сине кабат сөендерсен, Уңышларның яңаларын алып килсен.
Сине яратып, әтиебез Илһам, балаларың Иңгел, Нүрзилә, Илүзә, киявең Динар, оныгың Динә, кода-кодагыең.
Фото: http://statprog.ucoz.org/blog/zakazat_buket_iz_orkhidej_srochnaja_dostavka_orel_zakazat_cvety/2013-06-10-27
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев