Сосна авылында яшәүче иң якын, иң хөрмәтле кешебез - сөекле әниебез МӘДИНӘ ХАРИС кызы СӘЙФЕТДИНОВАның 11 октябрьдә 70 яшьлек юбилее.
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Матур тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыгың.
Нет комментариев