Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Тәбрикләү

Хөрмәтле райондашлар! Кайткан кунаклар! Сезне күңелләргә яктылык, җаннарга җылылык бирүче 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Май ае үзе үк тә ышаныч, яңарыш чоры буларак кабул ителә. Күпмилләтле районыбызда табигать белән бер-гә тормышлар да ямьләнә, әйләнә-тирәлектә үзгә бер рәхәт җанлылык башлана: чистарту, тәртипләү эшләре, берсеннән-берсе күркәм төзелешләр, табигатьтә ял итүләр... Әлеге эшлекле чорның районыбыз яшәешендә уңай чагылыш табуы күркәм күренеш. Яхшырак яшәргә омтылыш булуы һәрберебез өчен дә мөһим. Язгы кыр эшләре дә әйбәт кенә башлангыч алып, һава торышының ямьле торуы һәм игенчеләребезнең фидакарьлеге белән уңышлы гына дәвам итә. Иң мөһиме, илләр, дөньялар тыныч булсын. Туган төбәгебез, йорт-җирләребез, гаиләләребез борчу-мәшәкать, афәт кичермәсен. Һәр-барчабыз сәламәт булыйк. Балалар игелеге күреп яшәргә язсын!
Бәйрәм белән сезне, райондашлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, хезмәтегездә, тормышыгызда уңышлар, имин, бәрәкәтле яллар, күңелле бәйрәм мизгелләре теләп калам.
Балтач муниципаль районы башлыгы: Рамил НОТФУЛЛИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев