Әтиебез ФӘРИТ ГАТАУЛЛИНның 2 апрельдә 55 яшьлек юбилее.
Котлыйбыз

Әтиебез ФӘРИТ ГАТАУЛЛИНның 2 апрельдә 55 яшьлек юбилее.

Норма авылында яшәүче әтиебез ФӘРИТ ГАТАУЛЛИНның 2 апрельдә 55 яшьлек юбилее.

Кадерлебез, сине олуг бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел, алар иксез-чиксез! Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, балаларыгызның игелеген күреп, оныклар шатлыгына сөенеп, бәхетле картлык кичерергә язсын.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена.
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әти, бергәләп.
Иң изге теләкләр белән әниебез, улың Нияз, киленең Алсу, кызың Илизә, оныгың Аяз, кода-кодагыйларың.
Фото: http://www.heart-in-flowers.ru/flowers/r5.html

250

Нет комментариев