Шода авылында яшәүче әтиебез МӨХӘММӘТ СӘЛӘХЕТДИН улы СӘЛӘХЕТДИНОВка 16 мартта 75 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Сине йөрәктәге иң җылы хисләр аша күркәм бәйрәмең - юбилеең белән чын күңелдән тәбриклибез. Син һәрвакыт безгә ныклы таяныч, олы терәк һәм зур киңәшче. Көчле рухың, туры сүзең һәм ныклы холкың белән яшәү үрнәге булып торасың. Сиңа алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, әниебез белән пар канатлы булып, балаларыңның игелеген күреп, озын гомер кичерергә насыйп булсын.
Син бит безнең яшәешнең яме,
Һәркайсыбыз өчен олы терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит безнең өчен бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән әниебез, кызың-киявең, улың-киленең һәм оныкларың.
Фото: http://www.journals.ru/journals_comments.php?id=3497526
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев