Чутай артистлары ике сәгать буе тамашачыны «кулда тоткан» (фото)
Концертның йөзек кашы әти-кыз биюе булды дисәк тә ялгышмабыз. Күбебезне еракта калган әтиле балачакка, әти кулларында йөргән бәхетле көннәргә кайтарып, күзләргә яшьләр китерде ул.
Иртәгесе көнгә олы өмет белән караган балалары, яшь гаиләләре, алар өчен бакча-мәктәпләре булганда авыл яши, балаларныңшат авазына күмелгән авыл яшәгәндә, М. Мәһдиев сүзләрен кабатласак, Татар яши. Язучы «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә үзенә рухи яшәү көче биргән туган җирен «Бу — дөньяның әллә нинди шигъриятле, моңлы җире» дип атый.
23 февраль уңаеннан туган авылымның мәдәният йортында Советлар Союзы Герое В. Булатов исемендәге Чутай мәктәп-бакча балалары, аларның әти-әниләре көче белән әзерләнгән концерт-тамашаны караганда мин нәкъ әнә шул хисләрне кичереп утырдым.
Мәдәният йорты шыгрым тулы концерт Гаилә елы кысаларында оештырылган иде, аның гомуми концепциясеннән башлап, һәр номер гаилә кыйммәтләрен, гаилә бөтенлеген, ата-ана-бала берлеген югары күтәрерлек итеп уйланылган. Шуңа да балалар белән янәшәдә әти-әниләрнең дә катнашуы бу юлы башкача, үзгә кыйммәткә ия булып кабул ителде. Концертны ачып җибәргән Хәйруллиннар һәм Хафизовлар гаиләләре башкаруындагы әти-әни-бала вальсы ук тамашачыларны шушы дулкынга көйләп куйды һәм ахырга кадәр шул дулкында «тотты».
Тамашаның төп геройлары, шиксез, балалар иде, андый риясыз ихласлыкны, матурлыкны бары балалар концертында гына күреп, андый рухи ләззәтне дә шунда гына алып була дисәм дә ялгыш булмас. З. Хафизова, Г. Зиятдинова, Ф. Гарифҗанов, З. Мәмиева, С. Миннәхмәтов, С. Мукашева һ.б., бакча һәм мәктәп балалары катнашында күмәк җырлар, Р. Вафин, Д. Гайфетдинова, С. Миннәхмәтов, З. Хафизова, З. Мәмиеваһ.б. башкаруында шигырьләр тыңлаганда, Ф. Гарифҗанов, Р. Мукашев, К. Сәгыйтов һәм башкаларның күмәк скетч номерларын, 2 яшьтән 6 яшькә кадәрге бакча балаларының биюләрен, башлангыч сыйныф укучыларының рус, мари, татар биюләрен, заманча биюләрнекараганда да шушы хис ташламады мине. Бөтен зал алар белән бергә биеде, җырлады, шаулатып кул чапты, нәни артистларны алкышларга күмде.
2 сәгать буе тамашачыны «кулда тоткан» әлеге концертта чыгыш ясауның, әллә ничәшәр, төрледән-төрле номерлар беләнчыгыш ясауның бу балалардан талант кына түгел, тырышлык та, максатчанлык та, кыюлык та таләп итүе үз гомерендә бер булса да сәхнәгә чыгып кергән беркем өчен дә сер түгел. Һәр чыгыш өчен күпме дулкынлану кичергәннәрен алар үзләре генә белгәндер. Бары зур хәрефтән Афәрин генә диясе килә балаларга, алга таба да шушы сыйфатлары юлдаш булсын иде аларга.
Язмада әле аерым номерлар белән чыгыш ясаучылар гына аталып китте, гомумән, сәхнәгә чыкмаган бала калмады концертта! Күп кенә танылган артистларның затлы концертларында да ишетә алмаган гармун моңнарын да ишеттек без бу көнне, Камилгә шушы юлында алга таба да уңышлар гына телисе килә.
Концертның йөзек кашы әти-кыз биюе булды дисәк тә ялгышмабыз. Күбебезне еракта калган әтиле балачакка, әти кулларында йөргән бәхетле көннәргә кайтарып, күзләргә яшьләр китерде ул. Гомумән, бу концертта бала хакын хаклап, сәхнәгә чыккан, авыр хезмәт көненнән соң вакыт табып, балалар белән бергә шушы концертка әзерләнгән әти-әниләр, аеруча әтиләр (чөнки аларны сәхнәгә тарту шактый кыен) сокландырды мине!
Бу концертны әзерләү, оештырып чыгу өчен зур көч куелганлыгы, балалар бакчасы хезмәткәрләренең, мәктәп укытучыларының тырышлыгы, үз эшенә олы җаваплылык белән якын килүе дә һәр номердан күренеп тора иде.23 баланы бер күчкә җыеп, тын да алмый карый торган тамаша әзерләгәннәр алар! Шушы концертта чыгыш ясаган һәр балага, әти-әниләргә, аларны әзерләгән мәктәп-бакча коллективына (җитәкчесе — Р. Хәйруллина), авыл мәдәният йорты коллективына (җитәкчесе — Р. Сафиуллин), балаларга бию киемнәре тектереп, бүләк иткән «Кызыл юл» хуҗалыгына(җитәкчесе — Ф. Хәйруллин)бөтен авыл исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бердәмлектә көч гыйбарәсе чын мәгънәсендә авыл бәйрәменә әйләнгән бу концертта тагын бер кат дәлилләнде. Еллар үтәр, бүген ак күлмәктән күбәләк булып очынып биегән, ихластан шигырь сөйләгән-җырлаган нәни кызлар, бөркет егетләр дә үсеп җитәр, әмма әти-әниләре, укытучы-тәрбиячеләре белән сәхнәдә кичергән шушы бәхетле мизгелләре аларның хәтерендә мәңге сакланыр. Рәхмәт Сезгә, авылдашларым!
Нурфия Йосыпова
Казан федераль университеты профессоры
Чутай авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев