Бу очрашуны оештырган, хезмәте кергән һәр кешегә зур рәхмәт,»-дип белдерделәр Сосналылар
3 ноябрь көнне Сосна мәдәният йортында «Сосна чабатасы» фильмы тәкъдим ителде.
Фильмның режиссеры Сосна авылы кияве — Рәдиф, ә биюче кыз — Борнак авылы килене Алсу.
Фильм беткәннән соң авылдашлар, Алсу белән бергәләшеп, тальянчыларыбыз Наил абый һәм Ягьфәр абый белән рәхәтләнеп "Кичке уен"да катнаштылар!
Чыннан да, чабата тарихын кинофильм ленталарыннан карарлык итеп тарихка кертеп калдырганнары өчен Рәдиф белән Алсуга, бу очрашуны оештырган, хезмәте кергән һәр кешегә зур рәхмәт,»-дип белдерделәр Сосналылар.
Нет комментариев