«Ак калфак»лар чираттагы сәяхәттә... (+фото)
Мәдәният

«Ак калфак»лар чираттагы сәяхәттә... (+фото)

Бу юлы безнең сәяхәтебез ызандаш күршебез Арча районда уздырылган "Тукай эзлэре буйлап" дип аталган Бөтендонья татар конгресы кунаклары катнашында үтте.

Бу очрашуда без төрле илләрдән, республика районнарыннан килгән кунаклар белән очраштык, таныштык, фикер уртаклаштык. Тукай йөргән эзләргә басып йөрдек, аның җылысын саклап, хөрмәтләп искә алучыларның гүзәл эшләре белән таныштык, сокландык, кыскасы очрашудан зур тәэсирләр белән кайттык. Арчаның төзеклегенә, гүзәллегенә, матурлыгына, чисталыгына сокланып көне буе сәяхәттә булдык. Төрле илләрдә сибелеп яшәүче татарлар белән танышу безнең өчен бик сөенечле булды.

Сәлимә Гәбдельхакова


ак калфак

Нет комментариев