Алсу Фазлыева өченче бәби көтә?
Мәдәният

Алсу Фазлыева өченче бәби көтә?

Соңгы арада «карантин артистлар күңеленә хуш килгән» дигән сүзләр ишетергә туры килә. Татар эстрадасының күренекле артистлары: Ландыш Нигъмәтҗанова, Гүзәл Уразова, Чулпан Йосыпова һәм танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова бәби көтә. Шул сәбәпле халык арасында төрле артистлар хакында имеш-мимешләр йөри башлады.

Азат Фазлыев инстаграмда урнаштырган язма да бераз шау-шу күтәреп алды. «Бездән кайсы хәбәрне ишетергә телисез?

1) Тиздән концертлар башлана.
2) Яңа җырыбыз чыкты!
3) Алсу өченчегә бәби көтә.

Тавыш бирәбез», – дигән Азат. 

Әлеге сорауга күпчелек өченче җавапны сайлаган. Тиздән Фазлыевлар безне сөенечле хәбәр белән шатландырырлармы – күз күрер. Бәхет телибез гаиләләренә!

http://sahne.ru/news/xeberler/alsu-fazlyeva-chenche-bbi-kt


Нет комментариев