Балтач артистлары Йошкар-Оладан җиңү белән кайтты
Мәдәният

Балтач артистлары Йошкар-Оладан җиңү белән кайтты

Чарада районыбыз данын «Балкыш» халык җыр һәм бию ансамбле, «Балкыш» халык ансамбленең ирләр төркеме, солист Фәйзрахманов Рәсүл, Арбор мәдәният йортының «Ядкарь» халык вокаль-инструменталь ансамбле яклады

Йошкар-Ола шәһәрендә «Рамазан» V төбәкара татар иҗаты акциясе лауреатларының гала-концерты булды.

Балтач мәдәният үзәге коллективлары - «Балкыш» халык җыр һәм бию ансамбле, «Балкыш» халык ансамбленең ирләр төркеме, солист Фәйзрахманов Рәсүл, Арбор мәдәният йортының «Ядкарь» халык вокаль-инструменталь ансамбле  1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев