Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтач мәдәният үзәге сәхнәсендә «Шүрәле: Кырлай кайтавазы» вокаль-хореографик спектакле куелды

Премьера өчен Балтач районының сайлануы юкка түгел. Нәкъ менә безнең җирлектә шагыйрьнең әнисе җирләнгән

13 апрельдә Балтач мәдәният үзәге сәхнәсендә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Шүрәле: Кырлай кайтавазы» дигән яңа вокаль-хореографик спектакль тәкъдим итте.

Бу вакыйга бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды.

Премьера өчен Балтач районының сайлануы юкка түгел. Нәкъ менә безнең җирлектә шагыйрьнең әнисе җирләнгән.

Яшь тамашачылар «Шүрәле: Кырлай кайтавазы» дигән яңа вокаль-хореографик спектакльне бик җылы кабул итте. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде.


Сюжетта караңгы урманда явыз албасты – Шүрәле яши. Беркөнне ул тылсымлы кошчык кызларны сагалап тора һәм Сөембикәнең канатларын урлый. Тоткын кызга ярдәмгә Былтыр исемле кыю егет килә. Ул урман пәриен хәйләләп, сөйгәнен аннан азат итә. Әмма Шүрәле дә бирешми: авылга кереп, кызны икенче тапкыр урлый. Былтыр Шүрәлене эзләп таба һәм аның белән сугыша башлый. Хәлиткеч мизгелдә Сөембикә сөйгәне белән бергә калу өчен канатларын утка ташлый. Алар икәү бергә янган урманнан чыгалар. Халык яшь парны шатланып каршы ала.


 – Шунысын әйтергә кирәк, без «Шүрәле»нең классик балет булуына күнеккән. Ә «Шүрәле: Кырлай кайтавазы»нда Тукайның әби-бабалары яшәгән чордагы җырлар урын алган, бию, сүз һәм музыка бербөтен итеп берләштерелгән. ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле классик балетны күләмле вокаль-хореографик күренешкә әйләндергән. Афәрин! – дип югары бәя бирде премьерага Карадуган гимназиясе укытучысы Гөлназ Рамазанова.

#Тукай140 #Габдулла Тукай #Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев