Елак яңгырлы, сары төсле, моңсу булса да, олы яшьтәгеләр көзне зарыгып көтеп ала.
"Балтач Үзәк китапханәсенең уку залында "Күңел җырлый, көз бии...” дип исемләнгән музыкаль-тематик кичә үтте. Бу көнне китап укучыларыбыз, барлык мәшәкатьләрне онытып күңелле итеп ял иттеләр: “Хәйләкәр сораулар”га җавап бирделәр, гармунга кушылып җырлап яшьлек тугайларын әйләнделәр, күңелгә үтеп керә торган шигырьләрне тыңлап уйландылар, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дә таныштылар", дип хәбәр итәләр китапханәчеләр.
Нет комментариев