Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтач укучылары һөнәрләр белән таныша

Китапханәче булу — мәгърифәт яктылыгын өләшү, мәдәни мирасны саклау һәм яшь буынны тормыш хакыйкатен эзләргә рухландыру дигән сүз

11 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Китапханәче булу — мактаулы!» («Быть библиотекарем — это здорово!») дип аталган профориентация дәресе үтте. Чараның беренче өлешендә Балтач урта мәктәбенең 1-Г сыйныфы укучылары шушы сыйныфта укучының әнисе булган китапханә хезмәткәренә ияреп, китапханә бүлекләре белән таныштылар.

Чараның икенче өлеше балалар китапханәсендә китапханәче һөнәренең асылын төшендерә торган уеннар белән дәвам итте.

Алфавит буенча китаплар тезеп уйнау, Китап табибы белән «авырган» китапларны дәвалау балаларга бик ошады. Белемнәрне сыный торган уеннарда укучылар үзләрен чын китап дуслары итеп күрсәттеләр. Бердәм рәвештә китапханәгә язылып, китаплар алган укучыларыбыз киләчәктә дә китаптан аерылмасын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев