Балтач үзәк китапханәсендә  «Кызлы йорт – нурлы йорт» исеме астында түгәрәк өстәл узды
Мәдәният

Балтач үзәк китапханәсендә «Кызлы йорт – нурлы йорт» исеме астында түгәрәк өстәл узды

Чара барышында «Бәхет нәрсә ул? Аңа ничек ирешеп була? Сәламәт яшәү рәвеше нидә? дигән сорауларга җаваплар табарга мөмкин булды

17 апрель көнне үзәк китапханәнең уку залында Балтач урта мәктәбенең һәм Балтач гимназиясенең 10нчы сыйныф кызлары «Кызлы йорт – нурлы йорт» исеме астында түгәрәк өстәл артына җыйналды.

Кызлар белән очрашуга район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Хәкимҗаова Фирая Котдус кызы, күп еллар районыбызның хастаханәсендә гинеколог булып эшләгән Камалиева Наилә Нургаяз кызы һәм «Хезмәт» редакциясенең смм-белгече Алсу ханым Надршина килгән иде.

Чара барышында «Бәхет нәрсә ул? Аңа ничек ирешеп була? Сәламәт яшәү рәвеше нидә? дигән сорауларга җаваплар табарга мөмкин булды.


Нет комментариев