Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтач үзәк китапханәсендә «Хәтер бизәге» дип аталган чара үтте

Төрле буын вәкилләре катнашкан бу чара катнашучыларга гаилә кыйммәтләрен, милли традицияләрне саклауны һәм Габдулла Тукай иҗатының рухи байлыгын тагын бер искәртте

Балтач үзәк китапханәсендә «Караш» начар күрүчеләр клубы әгъзалары өчен «Хәтер бизәге» дип аталган чара үткәрелде.

Чара гаилә традицияләре һәм милли йолалар белән баетылып барды. Катнашучылар арасында туганнарыбызның,

Чара барышында Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан шигырьләр укылды, халык җырлары җырланды . Тукай иҗатына багышланган укытулар арасында аның иҗат мирасына караган кызыклы фактлар да әйтелде.

Шулай ук татар халкының бай традицияләренә тагын бер тапкыр игътибар юнәлтелде: «Бирнә сандыгы» йоласы күрсәтелеп үтелде. «Бирнә сандыгы» — гаилә тормышының мөһим бер этапы, яшь кызның туганнары тарафыннан әзерләнгән бирнәләре, кул эше үрнәкләре, кием‑салымнары салынган сандык. Бу йола гаиләдәге бердәмлекне, ата‑ана мәхәббәтен, кечкенә чактан ук өй эшләренә өйрәнүне тәрбяли.

Төрле буын вәкилләре катнашкан бу чара катнашучыларга гаилә кыйммәтләрен, милли традицияләрне саклауны һәм Габдулла Тукай иҗатының рухи байлыгын тагын бер искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Начар күрүчеләр җәмгыяте