Бүген район балалар сәнгать мәктәбенең 50 еллык юбилее
1 декабрь, ягъни бүген район мәдәният үзәгендә районның балалар сәнгать мәктәбе үзенең 50 еллык юбилеен үткәрә.Биредә белем алып чыккан, хәзерге вакытта мәдәният-сәнгать өлкәсендә хезмәт куючы читтәге райондашларыбызның да бәйрәмгә килүе ямь өстенә ямь булачак. Көндезге 14.00 сәгатьтә, мәктәп коллективы сәнгать сөючеләрне юбилеена дәшә. Көндезге сәгатьләрдә исә фойеда күргәзмә оештырылачак.
Нет комментариев